Аларның исеме мәңгелек!

Категория: көе сүзләре

Бөек Ватан сугышында безнең,
Миллионнарның гом(е)ре өзелде.
Үлгәннәрнең гомере хакына,
Илебезгә Бөек Җиңү килде.

Аларның исемнәре мәңгелек,
Беркайчан хәтердән җуелмас!
Көчле рухлы, батыр, курку белмәс,
Батырларын халкым онытмас!

Дан җырлыйбыз бүген дә аларга,
Яу кырында ятып калганнар.
Кайтмаган кыз-улларын сагынып,
Әле дә елый газиз аналар.

Аларның исемнәре мәңгелек,
Беркайчан хәтердән җуелмас!
Көчле рухлы, батыр, курку белмәс,
Батырларын халкым онытмас!

Сугыш уты җирдә кабынмасын,
Аяз булсын зәңгәр күгебез.
Күз яшьләре безгә кирәк түгел,
Тыныч булсын туган җиребез.

Аларның исемнәре мәңгелек,
Беркайчан хәтердән җуелмас!
Көчле рухлы, батыр, курку белмәс,
Батырларын халкым онытмас!

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »