Ирләр йөрәге

Башын күтәреп, тик алга атлар,
Кирәк чагында ул сине яклар.
Яраткан ярын беркемгә бирмәс,
Кадерләр, саклар, җил дә тидермәс.

Ирләр йөрәге — тоташ ялкыннан,
Караңгы төндә йолдыздай янган.
Ирләр йөрәге-көрәшкә әзер,
Ирләр йөрәге барсына түзәр.

Сине җитәкләп иң алдан барыр,
Зур тормышларга, ул нигез салыр.
Бәхетем диеп, ул сайлап алыр,
Язмышым диеп, янында калыр.

Ирләр йөрәге — тоташ ялкыннан,
Караңгы төндә йолдыздай янган.
Ирләр йөрәге-көрәшкә әзер,
Ирләр йөрәге барсына түзәр.

Үз сүзен әйтер кирәк чагында,
Хатын-кыз, чәчкә, аның янында.
Уйлар, кайгыртыр, барысын эшләр,
Куркып калмыйча, диңгезләр кичәр.

Ирләр йөрәге — тоташ ялкыннан,
Караңгы төндә йолдыздай янган.
Ирләр йөрәге-көрәшкә әзер,
Ирләр йөрәге барсына түзәр.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »