Оятка калма

Категория: көе сүзләре

Мин яратмыйм, белә торып,
Ялган сөйләп йөрүчене.
Күз алдында берне әйтеп,
Ә артымнан көлүчене.

Ялган сүзләр сөйләмәгез,
Аның гомере кыска.
Ялган бик тиз тотыла ул,
Калма аннан оятка.

Нәрсә әйтим, баш күтәреп,
Акыл саткан бәндәләргә.
Кешеләрне хөрмәт итеп,
Кирәк үз урының белергә.

Ялган сүзләр сөйләмәгез,
Аның гомере кыска.
Ялган бик тиз тотыла ул,
Калма аннан оятка.

Тыйнак кына,матур гына,
Яшәүләргә ни җитә.
Акыл белән дөрес яшәү-
Тормышларны гөл итә.

Ялган сүзләр сөйләмәгез,
Аның гомере кыска.
Ялган бик тиз тотыла ул,
Калма аннан оятка.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »