Тормыш-тормыш, син бит безгә
Табышмакның да үзе.
Вакытның тәгәрмәчендә
Йөгертеп йөртә безне.
Иң мөһиме: саулык булсын,
Ә калганын табарбыз.
Эх та итми, бер сугуда,
Ташка кадак кагарбыз.
Уйласаң да, беләлмибез,
Иртәгә ни буласын.
Әйтәлмибез алдыбызда
Нинди сынау торасын.
Иң мөһиме: саулык булсын,
Ә калганын табарбыз.
Эх та итми, бер сугуда,
Ташка кадак кагарбыз.
Һәр кешенең үз агымы,
Үз җае, үз сукмагы.
Рәхәтлек тапсаң җаныңа,
Безгә ни кирәк тагы.
Иң мөһиме: саулык булсын,
Ә калганын табарбыз.
Эх та итми, бер сугуда,
Ташка кадак кагарбыз.
Варианты песни
Бу җыр Илшат Инсафетдинов репертуарында бар
Добавлено cas382 в Пнд, 12/09/2022 - 00:24
«
»