Әй, илаһи көчләр

Җаным тулы булган сагышлардан,
Нишләргә белми йөргән чагым.
Әй, Ходаем, диям, инде миңа,
Нинди сынау бирерсең тагын.

Җирләр-күкләр, әй, илаһи көчләр,
Ишетегез әле, җанымны.
Алып чыгып шушы халәтемнән,
Аттырыгыз бәхет таңымны.

Сагыш дигән, күлләр бигрәк тирән,
Аннан чыгу бигрәк авыр ла.
Синең мәхәббәтең газап булып,
Җан ярасы булып калыр да.

Җирләр-күкләр, әй, илаһи көчләр,
Ишетегез әле, җанымны.
Алып чыгып шушы халәтемнән,
Аттырыгыз бәхет таңымны.

Мин ышанам, якты киләчәккә,
Мин ышанам килеп көннәргә.
Караңгылык дигән, шушы уйны,
Калдырырмын айсыз төннәргә.

Җирләр-күкләр, әй, илаһи көчләр,
Ишетегез әле, җанымны.
Алып чыгып шушы халәтемнән,
Аттырыгыз бәхет таңымны.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »