Күзләр

Йөрәгемне биләп алдың,
Үзең шуны сизмәдең.
Бар дөньяны оныттырды
Синең серле күзләрең.
Карашлар бер — берсен аңлый,
Кирәкми монда сүзләр.
Чакыра түземсезләнеп,
Чакыра синең күзләр.

Күзләр, күзләр, серле күзләр, күзләр.
Күзләр, күзләр, серле күзләр, күзләр.

Күзләреңнең карасыдай
Син мине сакларсыңмы?
Өшетсә салкын карашлар
Син мине якларсыңмы?
Мин күзләреңә ышанам,
Кирәкми монда сүзләр.
Телләр башканы эйтсә дә,
Алдый алмыйлар күзләр.

Күзләр, күзләр, серле күзләр, күзләр.
Күзләр, күзләр, серле күзләр, күзләр.

/ https://youtu.be/TovBwCZ58S4 /

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »