Улым үземә охшаган

Категория: көе сүзләре

Үчтүк, үчтүк, улыма,
Утыр җайлап кулыма.
Күз тимәсен үзеңә, һай,
Охшагансың үземә, һай, һай,
Һай, һай, һай, һай!

Үзе чибәр, ягымлы,
Үзе зирәк, акыллы.
Ах, шаян соң, ах, наян, әй,
Улым үземә охшаган!

Килеп керсәң ишектән,
Хәйлә эзли ничек тә;
«Бир!» дигәнгә колак салмый,
«Мә!» дигәнне ишетә, һай-һай,
Һай, һай, һай, һай!

Усаллыкта, хәйләдә
Аны кем дә узалмас.
Үзе алдар, үзе көләр, әй,
Үзе бер дә кызармас.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (4 голоса)
« »