Рәхматле мин!

Йөрәгемннән чыккан сүзләремне
Дусларыма килә әйтәсем
Бәхетләргә күмелеп яшәгез сез.
Исәнлектә килә күрәсем.

Игелекле таңнар гына атсын
Кайгыларсыз үтсен көнегез.
Йөзегездә тик елмаю булсын.
Юлларыгыз шома киртәсез!

Игелекле таңнар гына атсын
Кайгыларсыз үтсен көнегез.
Йөзегездә тик елмаю булсын.
Юлларыгыз шома киртәсез!

Якыннарыгызга саулык телим
Гаиләгездә булсын тынычлык.
Ходай рәхматеннән ташламасын.
Читләп үтсен сезне борчулык.

Игелекле таңнар гына атсын
Кайгыларсыз үтсен көнегез.
Йөзегездә тик елмаю булсын.
Юлларыгыз шома киртәсез!

Игелекле таңнар гына атсын
Кайгыларсыз үтсен көнегез.
Йөзегездә тик елмаю булсын.
Юлларыгыз шома киртәсез!

Балалардан игелекләр күреп
Бергә булып тату яшәргә
Чын күңелдән барча дусларыма
мин ашыгам рәхмат әйтергә.

Игелекле таңнар гына атсын
Кайгыларсыз үтсен көнегез.
Йөзегездә тик елмаю булсын.
Юлларыгыз шома киртәсез!

Игелекле таңнар гына атсын
Кайгыларсыз үтсен көнегез.
Йөзегездә тик елмаю булсын.
Юлларыгыз шома киртәсез!

Юлларыгыз шома киртәсез!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »