Безнең җәй

Категория: көе сүзләре

Пальма тулы диңгез, кыздыра кояш,
Ис китә, күрсәң әгәр, оҗмахтыр тоташ.
Диңгезләргә кереп, мин китәм йөзеп.
Әйдә, йөз минем арттан, тормачы түзеп.
Җәннәттә иртә таңнан кичкә кадәр, онытма,
Тормыш матур, күкләр зәңгәр,
Син дә мин, калыйк бергә шушы җирдә.

Җәйдә килде бәхет, ярым таптым,
Бер күрүдә сине мин яраттым.
Айдай нурлы йөзләр, яна йолдыз күзләр,
Тынычлыгым алдың.
Торма тыеп, күрим, шашкын хисең,
Сөеп кара, йөрәк ярсып типсен,
Ярат мине, назла, булса да бик азга,
Бары истә калсын.

Йомшак аягыма җылы як җиле
Сиздермичә тиеп китә, иркәли безне.
Дулкын кага ярга төнге тынлыкта.
Пальма, комлы диңгез, тик ышан, без оҗмахта.
Җәннәттә иртә таңнан кичкә кадәр, онытма,
Тормыш матур, күкләр зәңгәр.
Син дә мин калыйк бергә шушы җирдә.

Җәйдә килде бәхет, ярым таптым,
Бер күрүдә сине мин яраттым.
Айдай нурлы йөзләр, яна йолдыз күзләр,
Тынычлыгым алдың.
Торма тыеп, күрим, шашкын хисең,
Сөеп кара, йөрәк ярсып типсен,
Ярат мине, назла, булса да бик азга,
Бары истә калсын.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »