Уфтанмыйк үткәннәргә

Юлларның төрлесе була —
Хәвефсезе, хәтәре.
Әйбәт юлдашларың булу —
Юл үтүнең рәхәте.

Уфтанмыйк үткәннәргә,
Кул болгыйк киткәннәргә.
Рәхмәт әйтеп арымыйк
Бәхетле иткәннәргә.

Дусларның төрлесе була —
Яхшысы да, яманы.
Кадерликче еллар буе
Яныбызда калганны.

Уфтанмыйк үткәннәргә,
Кул болгыйк киткәннәргә.
Рәхмәт әйтеп арымыйк
Бәхетле иткәннәргә.

Ярларның төрлесе була,
Яратканы, какканы.
Насыйп булган ярларыбыз
Яратмасын башканы.

Уфтанмыйк үткәннәргә,
Кул болгыйк киткәннәргә.
Рәхмәт әйтеп арымыйк
Бәхетле иткәннәргә.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »