Гел елмаеп торсын дисәң минем йөзләр,
Сиңа карап торсын дисәң минем күзләр,
Ишетергә теләсәң син матур сүзләр,
Ярат кына, ярат кына, ярат кына.
Хәлләреңне аңлыйм дисәң бераз гына,
Күңелеңә тулсын дисәң гел наз гына,
Йөрәкләрдә калсын дисәң гел яз гына,
Ярат кына, ярат кына, ярат кына.
Кирәк икән минем сиңа сагынуым,
Синең кебек мәхәббәттә кабынуым,
Гомер буе сиңа гына табынуым,
Ярат кына, ярат кына, ярат кына.
Хәлләреңне аңлыйм дисәң бераз гына,
Күңелеңә тулсын дисәң гел наз гына,
Йөрәкләрдә калсын дисәң гел яз гына,
Ярат кына, ярат кына, ярат кына.
Сүзләремне күңеленә салсын, дисәң,
Яратуым кабул итеп алсын, дисәң,
Янәшәмдә мәңгелеккә калсын, дисәң,
Ярат кына, ярат кына, ярат кына.
Хәлләреңне аңлыйм дисәң бераз гына,
Күңелеңә тулсын дисәң гел наз гына,
Йөрәкләрдә калсын дисәң гел яз гына,
Ярат кына, ярат кына, ярат кына.