Әйтер сүзем калган

Категория: көе сүзләре

Күрәсеңме, синсез гомеремнең
Ай-кояшсыз үткән көннәрен.
Сине көтеп үксеп-үксеп елап,
Юешләнгән мамык мендәрем.

Сизәсеңме, синсез йөрәгемнең
Дөрләп түгел, пыскып януын.
Бер рәхәтен күрмим бу дөньяда,
Бу тормышта синсез калуның.

Безнең ара кул сузымы гына,
Ерагая бара, ерагая…
Әйтер сүзем калган йөрәгемдә.
Син кайда соң хәзер? Мин кайда?

Ишетәсеңме, тавышымны минем?
Өметемне өзмим, көтәрмен.
Синең күзләреңә генә карап,
Әйтер сүзе калган йөрәкнең.

Безнең ара кул сузымы гына,
Ерагая бара, ерагая…
Әйтер сүзем калган йөрәгемдә.
Син кайда соң хәзер? Мин кайда?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »