Яраланган ике аккош

Категория: көе һәм сүзләре

Күпләр арасыннан эзләдем,
Җанга тиң ярымны күрмәдем.
Еллар аша, күперләр аша
Табыласыбызны белмәдем.

Син дә яшәгәнсең яратмыйча,
Мин дә яшәгәнмен сөймичә.
Китәр идек микән бу дөньядан
Мәхәббәт барлыгын белмичә.

Без бергә дә инде була алмабыз,
Аерым да була алмабыз.
Яраланган ике аккош булып
Язмыш ярларында калганбыз.

Син дә яшәгәнсең яратмыйча,
Мин дә яшәгәнмен сөймичә.
Китәр идек микән бу дөньядан
Мәхәббәт барлыгын белмичә.

Кешеләр бит үз язмышын таба
Бәхет тудырырга кавышып.
Бәхеткәме, әллә әрнүләргә
Дучар булдык инде табышып?!

Син дә яшәгәнсең яратмыйча,
Мин дә яшәгәнмен сөймичә.
Китәр идек микән бу дөньядан
Мәхәббәт барлыгын белмичә.

Яратмаган белән яшәү газап,
Үкенечле үткән һәр көне.
Парлы яшәүләрдә тоя алмаган
Бәхетләрдә яшим мин бүген.

Син дә яшәгәнсең яратмыйча,
Мин дә яшәгәнмен сөймичә.
Китәр идек микән бу дөньядан
Мәхәббәт барлыгын белмичә.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »