Чыкма юлларыма

Категория: Авторлары

Агыйделнең аккан суы кебек
Агып китте тәүге мәхаббәт.
Суы киткән Идел яры кебек
Йөрәгемдә калды җәрәхәт.

Кискән икмәк кире ябешми шул,
Аккан сулар кире акмыйлар.
Чыкма инде, чыкма юлларыма,
Шиңгән гөлләр кире атмыйлар.

Йөрәгемдә калды шул яралар,
Үтәр алар, калыр ялкыны.
Нигә шулай өз(е)леп сөйгән ярлар
Кире кайтмый коштай талпынып?

Кискән икмәк кире ябешми шул,
Аккан сулар кире акмыйлар.
Чыкма инде, чыкма юлларыма,
Шиңгән гөлләр кире атмыйлар.

Белмәдем шул синең серләреңне,
Алыштырдың мине ятларга.
Нигә инде ярсу йөрәгемне
Шушы яшьтән салдың утларга?

Кискән икмәк кире ябешми шул,
Аккан сулар кире акмыйлар.
Чыкма инде, чыкма юлларыма,
Шиңгән гөлләр кире атмыйлар.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.3 (4 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »