Авылым юлы

Категория: Авторлары

Авылымны бик сагындым,
Атларга чана җиктем.
Бер көн дә каласы килми,
Кайтырга юлга чыктым.

Арма инде, талма инде,
Әйдә инде, малкаем.
Көтә кебек мине анда
Яшьли сөйгән җанкаем.

Җилле буран чыга тора,
Армас микән атларым?
Юлны карлар күмеп китсә,
Адашмасмы атларым?

Ап-ак кар өстендә кала
Атларның тояк эзе.
Авыл юлында калды бит
Яшьлекнең бетмәс эзе.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (6 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »