Чын ярату

Категория: көе һәм сүзләре

Мәхәббәт һәм сөю бакчасында
Сөйгәннәргә генә урын бар.
Алар өчен гөлләр чәчәк ата,
Алар диеп күңел шатлана.

Чын ярату белән янган кеше
Чит бакчада гөлләр эзләми.
Яратканнар һәрчак бергә булсын,
Аерылганнар җанны өзгәли.

Чын мәхәббәт килә тик бер тапкыр,
Вакытларның белик кадерен.
Яратканнар әйтсен сөю сүзен,
«Мин яратам сине кадерлем».

Чын ярату белән янган кеше
Чит бакчада гөлләр эзләми.
Яратканнар һәрчак бергә булсын,
Аерылганнар җанны өзгәли.

Шундый сүзләр белән генә тормыш
Матур, тигез буладыр кебек.
Минем өчен бу дөньяда иркәм
Кадерлерәк кеше юк кебек.

Чын ярату белән янган кеше
Чит бакчада гөлләр эзләми.
Яратканнар һәрчак бергә булсын,
Аерылганнар җанны өзгәли.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 3.8 (15 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »