Оренбур шәле

Категория: көе сүзләре

Оренбур ягын сагына күңел.
Искә төшә сабый чакларым…
Әй, атаклы Оренбур шәле,
Җил-давылдан мине сакладың.

Оренбур шәлләре мамык,
Оренбур шәле дебет.
Мәхәббәтем алда кебек.
Өзелми һаман өмет.

Оренбур шәле җылы һәм йомшак.
Уйларыма батам, ябынсам.
Шул Оренбур шәле кебек, мине
Давылларда җылыт, яр булсаң.

Оренбур шәлләре мамык,
Оренбур шәле дебет.
Мәхәббәтем алда кебек.
Өзелми һаман өмет.

Оренбур шәле челтәрле бизәк,
Кышкы юллар төсле каймалар.
Язларымны хәтерләтә торган
Андый шәлләр тагын кайда бар?

Оренбур шәлләре мамык,
Оренбур шәле дебет.
Мәхәббәтем алда кебек.
Өзелми һаман өмет.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.3 (9 голосов)
« »