Шөкер ит булганына

Гомер бәйрәм кебек булсын,
Бер булсын — затлы булсын,
Яшәгән саен яшәреп,
Йөрәк дәртләнеп торсын.

Тормышыңнан канәгать бул,
Шөкер ит булганына!
Үкенмә син беркайчан да
Дөньяга туганыңа.

Сакла барыннан да элек
Гомерлек юлдашыңны.
Бирсен Ходай сезнең өчен
Парлы аккошлар юлын.

Тормышыңнан канәгать бул,
Шөкер ит булганына!
Үкенмә син беркайчан да
Дөньяга туганыңа.

Танышларың, дус-ишләрең
Яшеңне сорамасын.
Күңелеңә авыр алма,
Картлыкны уйлама син.

Тормышыңнан канәгать бул,
Шөкер ит булганына!
Үкенмә син беркайчан да
Дөньяга туганыңа.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »