Син — минем туганым, мин — синең туганың,
Без туганнар бер үк нәселдән.
Сиңа тарта күңел, синең белән җиңел,
Туган булгач, рәхәт яшәргә.
Ярый әле син бар, ярый әле мин бар,
«Нихәл, туганым?» дип дәшәргә.
Озак күрешмәсәк, хәлләр белешмәсәк,
Йөрәк әрни, белмим нишләргә.
Син — минем терәгем, мин — синең терәгең,
Яшәсәк тә төрле төбәктә.
Гөл чәчәген коя, җимерелә кыя,
Туган яши һәрчак йөрәктә.
Ярый әле син бар, ярый әле мин бар,
«Нихәл, туганым?» дип дәшәргә.
Озак күрешмәсәк, хәлләр белешмәсәк,
Йөрәк әрни, белмим нишләргә.
Бу җыр Илназ Баһ репертуарында бар
Добавлено Ильнур в ВС, 18/12/2022 - 15:18
«
»