Добавлено marat_aibash в ПТ, 30/12/2022 - 23:33

Гомер аты бертуктамый,
Һаман чаба да чаба.
Үткәннең ядкаре булып,
Якты истәлек кала.
Безнең гомер искән җилдәй
Сизелми дә тиз үтә.
Бер-береңнең кадерен белеп
Яшәүләргә ни җитә.
Ни арада үтә гомер,
Сүтеп гомер йомгагын.
Хәтердә кабат яңара
Гүзәл яшьлек еллары.
Безнең гомер искән җилдәй
Сизелми дә тиз үтә.
Бер-береңнең кадерен белеп
Яшәүләргә ни җитә.
Гомерләрне саный-саный,
Вакыт ага да ага.
Һәркемнән истәлек булып,
Изге эшләре кала.
Безнең гомер искән җилдәй
Сизелми дә тиз үтә.
Бер-береңнең кадерен белеп
Яшәүләргә ни җитә.