Добавлено Файзуллин Исхак в Пнд, 09/01/2023 - 20:41
Бизәкле чыршылар
Ерактан балкыйлар,
Бәйрәмгә чакырып торалар.
Тотышыйк кулларны,
Туачак елларны
Бергәләп каршылыйк, туганнар.
Биегез, җырлагыз,
Оялып тормагыз,
Беркем дә күңелсез калмасын.
Яңа ел кичендә
Һәр кеше өчен дә
Өр-яңа матур җыр яңгырасын.
Яңа ел килгәндә
Синдә дә, миндә дә
Иң якты хыяллар уяна.
Яңа ел, Яңа ел,
Бәхетләр алып кил,
Шатлыклар алып кил дөньяга.