Добавлено Файзуллин Исхак в Пнд, 09/01/2023 - 21:20
Яз кояшы көлеп карый күктән,
Тәрәзәңне нигә ачмадың?
Син бит мине шундый сөя идең,
Тәрәзәңне нигә ачмадың?
Гөрләвекләр ага урамнардан,
Алмагачлар инде бөреле.
Мәхәббәтең, апрель кары кебек,
Нигә алай бик тиз эреде?
Яр буенда язгы ташуларга
Карап басып торам уйланып:
Бергә чаклар, язгы сулар кебек,
Кире кайтмас инде әйләнеп.