Ике ярда — икебез

Категория: көе сүзләре

Елга ага бормаланып,
Ике ярда — икебез.
Кавышырбыз әле диеп
Хыялланган идек без.
Башкаларга күз салдың да,
Син калдың үз ярыңда.
"Мин дә ятны сөярмен", — дип
Уйладым ул чагында.

Син дә — ялгыз,
Мин дә — ялгыз,
Тагын күпме түзәргә?
Әллә соң суларга сикереп,
Кара каршы йөзәргә?

Яр арасы якын түгел,
Күпере юк елганың.
Синсез яши алмавымны
Соңга калып аңладым.
Су буена килгән идем,
Киек казлар коена.
Су алырга, дигән булып,
Кил әле яр буена.

Син дә — ялгыз,
Мин дә — ялгыз,
Тагын күпме түзәргә?
Әллә соң суларга сикереп,
Кара каршы йөзәргә?

Гомер ага елга сыман,
Без һаман — ике ярда.
Ялгыз-ялгыз яшәүләргә
Кирәк нокта куярга.
Синең якта каен үсә,
Минем якта — тал-тирәк.
Араларны басма салып
Тоташтырырга кирәк.

Син телисең,
Мин дә телим
Язмышларны бәйләргә.
Аккан сулар киртә түгел
Өзелеп-өзелеп сөйгәндә.

Киләм әле яннарыңа…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »