Ташу аккан чаклар иде,
Шомырт чәчәк аткан иде,
Ак чәчәккә баткан иде
Бакчада сиреньнәр.
Ак шомыртлы ак кичләрдә,
Тулып күңел саф хисләргә,
"Сөям" диеп пышылдады
Татлы иреннәр.
Кулларымда — син яраткан
Шомырт чәчкэләре.
Нинди бәхет — "иркәм" диеп
Назлап дәшүләре.
Ярый язмыш миңа сине
Бүләк иткән әле;
Синнән башка булмас иде,
Булмас яшәү яме.
Яңгыр ява шыбыр-шыбыр,
Безнең сөю җыры шулдыр.
Кабатланмас матур җыр ул —
Безнең сөюләр.
Үзе бит ул нинди бәхет,
Йөрүләре җитәкләшеп.
Мөлдерәмә хисләр ташып,
"Җаным" диюләр.
Кулларымда — син яраткан
Шомырт чәчкэләре.
Нинди бәхет — "иркәм" диеп
Назлап дәшүләре.
Ярый язмыш миңа сине
Бүләк иткән әле;
Синнән башка булмас иде,
Булмас яшәү яме.