Кыенсынма

Категория: көе сүзләре

Күзләреңдә — төнге учак,
Җылыт, әйдә, арган җанны:
Мин оныттым бугай инде
Бәхет юрап узганнарны.
Пышылда син ягымлы сүз,
Җылыт, әйдә, арган җанны…

Ут алма син шәмдәлләргә,
Кагылма син шәүләләргә:
Ай нурында коенсыннар.
Мәхаббәткә соңардык дип,
Кыенсынма, кыенсынма, кыенсынма.
Мәхаббәткә соңардык дип,
Кыенсынма, кыенсынма, кыенсынма…

Тәрәзәгә сарыла җил,
Сары яфрак явымнары.
Ярый инде, шөкер итик:
Безгә бәхет кагылмады.
Тәрәзәгә сарыла җил,
Сары яфрак явымнары.

Ут алма син шәмдәлләргә,
Кагылма син шәүләләргә:
Ай нурында коенсыннар.
Мәхаббәткә соңардык дип,
Кыенсынма, кыенсынма, кыенсынма.
Мәхаббәткә соңардык дип,
Кыенсынма, кыенсынма, кыенсынма…

Бүген безгә бирелгәнме
Мәңгелекнең бер мизгеле:
Гөнаһлардан арган җанны
Кочып алсын бер изгелек.
Пышылда син ягымлы сүз,
Мәңгелекнең бер мизгеле.

Ут алма син шәмдәлләргә,
Кагылма син шәүләләргә:
Ай нурында коенсыннар.
Мәхаббәткә соңардык дип,
Кыенсынма, кыенсынма, кыенсынма.
Мәхаббәткә соңардык дип,
Кыенсынма, кыенсынма, кыенсынма…
Кыенсынма, кыенсынма…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »