Дусларыма

Яңгыр яугач урам буйлап
Чабышалар малайлар.
Шул чакларда чын дуслыкка
Алар эзләр салалар.

«Бергә булыйк», дип, дусларым,
Йөрәккәем гел дәшә, гел дәшә,
Аралар ерак булса да,
Күңел булсын янәшә.

Үсеп җитеп таралгач та
Дуслыкны һич өзмәгез.
Очрашыгыз, күрешегез,
Озын-озак түзмәгез.

«Бергә булыйк», дип, дусларым,
Йөрәккәем гел дәшә, гел дәшә,
Аралар ерак булса да,
Күңел булсын янәшә.

Ак бураннар каплый юлны,
Еллар безне аермас.
Дуслык җебе нык булганда
Канатлар да каерылмас.

«Бергә булыйк», дип, дусларым,
Йөрәккәем гел дәшә, гел дәшә,
Аралар ерак булса да,
Күңел булсын янәшә.

Сез кайда, дип, дускайларым,
Йөрәккәем сыкрана.
Таулар тетри, ява яңгыр,
Күңел сезне сагына.

«Бергә булыйк», дип, дусларым,
Йөрәккәем гел дәшә, гел дәшә,
Аралар ерак булса да,
Күңел булсын янәшә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »