Яшәү хакы белүдәдер

Кеше илдә кызык бит ул,
Алда кебек кичерере.
Мәхәббәте, күңеленең
Иң аһәңле моңы, сере.
Бәхетнең дә олырагы
Киләчәктә кебек аңа.
Әйтерсең дә, иртәгә ул
Күберәкне аңлый, тоя.

Иң зур бәхет — бүгенгенең
Кадерләрен белүдәдер,
Шат чакларда моңсуланып,
Елар мәлдә көлүдәдер,
Яшәү хакы, яшәү хакы,
Яшәү хакы белүдәдер.

Ә ачылда минутларың
Иң асылы артта калган.
Ашкынулар, талпынулар
Маңгайларга сырлар салган.
Сөюнең дә кабатланмас
Чәчәк атар мәле үткән.
Тәүге сөю каеннары
Яфрак койган инде күптән.

Иң зур бәхет — бүгенгенең
Кадерләрен белүдәдер,
Шат чакларда моңсуланып,
Елар мәлдә көлүдәдер,
Яшәү хакы, яшәү хакы,
Яшәү хакы белүдәдер.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »