Яңа ел бүләгем

Категория: көе сүзләре

Яңа елда нәрсә бүләк итим?
Таба алмадым сиңа бүләкләр.
Бүләк итәм чыршы ылысы һәм
Телим сиңа якты теләкләр:
Урманнарда үскән чыршы кебек,
Сафлык бөркеп торсын үзеңнән.
Кайгы-хәсрәт синнән ерак йөрсен,
Шатлык бөркеп торсын йөзеңнән.

Яңа елда нәрсә бүләк итим?
Таба алмадым сиңа бүләкләр.
Бүләк итәм чыршы ылысы һәм
Телим сиңа якты теләкләр:
Яңа елда яңа дуслар тапсаң
Иске дусларыңны онытма!
Чын мәхәббәт эзлим, саф сөю дип,
Затсыз бәндәләргә юлыкма.

Яңа елда нәрсә бүләк итим?
Таба алмадым сиңа бүләкләр.
Бүләк итәм чыршы ылысы һәм
Телим сиңа якты теләкләр:
Телим дустым сиңа гел якшылык,
Гел изгелек булсын юлдашың.
Якты уйлар, якты өмет белән
Башлап җибәр яңа ел башын.

Голосов пока нет
Бу җыр , , репертуарында бар « »