Туган җиреңнән китмә

Ак болытлар, күк болытлар
Күлләргә карап үтә.
Әйтә кебек төнбоеклар:
— Туган җиреңнән китмә!

Беркайда да оҗмах түгел,
Туган илеңнән китмә син
Изге җиреңнән китмә.

Башын чайкап уйга талган
Туган як каеннары;
Җаннарыңа кереп калган
Каенның кайгылары.

Каеннарны моңлы итмә,
Туган җиреңнән китмә син,
Изге җиреңнән китмә.

Су буенда баш ияләр
Сыгылма таллар сиңа.
Алларыма там, диярләр
Таң кебек ярлар сиңа.

Ярларыңны ятим итмә,
Талларыңны ятим итмә,
Туган җиреңнән китмә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »