Мөмкинме соң дәртле йөрәк хисен
Гади сүзләр белән аңлату?
Иң кайнары яшьлек җырларымның —
Тәүге сөю, тәүге ярату.
Шатлык кына түгел, кайгыны да
Мөмкин әле, дуслар, оныту.
Иң җуелмас эзләр калдырганы —
Тәүге сөю, тәүге ярату.
Нигә шулай матур була икән
Яз аенда балкып таң ату?
Иң аязы яшьлек таңнармның —
Тәүге сөю, тәүге ярату.
/1957/
Бу җыр Гомәр Әбделмәнов репертуарында бар
Добавлено Almaz в Втр, 31/01/2023 - 01:19
«
»