Ялгыз җилкән (беренче вариант)

Ник кенә утырдым икән
Ялгыз җилкәнгә,
Ник очрадың гомеремнең
Көзе җиткәндә?
Ялкынлы хисләр йөрәктә
Сүнгән шул инде.
Яшьлекнең чәчәкле гөле
Шиңгән шул инде.

Шиңгән гөлләргә күбәләк
Кунмый шул инде.
Үткәннәргә кабат барып (кайтып)
Булмый шул инде.
Хәзер инде мөмкин түгел
Янып сөяргә,
Үткәннәр калды үкенеп,
Сагынып сөйләргә.

Ул кайда, дип сорый идем
Очар кошлардан.
Яшьли очрашырга, ахры,
Язмыш кушмаган.
Ник кенә утырдым икән
Ялгыз җилкәнгә?
Ник очрадың гомеремнең
Көзе җиткәндә?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »