Добавлено Almaz в Втр, 31/01/2023 - 01:44
Күкләр — зәңгәр, җирдә —гөлләр,
Тышта көннәр якты.
Якты көннәрне каралап,
Арабызга упкын ятты.
Ерагайдың инде тамам,
Сиңа табан барам һаман, барам.
Йөрәгемде телә — телә,
Упкын аша күпер салам.
Утлы упкын, бозлы дулкын,
Шомлы итә юлларымны.
Күрәсең, бит хәлләремне,
Ник сузмыйсың кулдарыңны?!
Ерагайдың инде тамам,
Сиңа табан барам һаман, барам.
Йөрәгемде телә — телә,
Упкын аша күпер салам.