Сагышлы күңел

Сайрыйлар былбыллар, шаулыйлар елгалар,
Күгемдә чалт аяз, кояшлы.
Әйтегез, нигә соң, нигә соң күңелем
Гел генә, гел генә сагышлы?

Ялгыз да түгелмен, бар җандай дусларым,
Адымым ырамлы, алышлы.
Әйтегез, нигә соң, нигә соң күңелем
Гел генә, гел генә сагышлы?

Яшәүе ямь генә, урамнар гөр килә,
Кешеләр җор сүзле, шатлыклы.
Сагындым мин сине, өзелеп сагындым,
Тик шуңа күңелем сагышлы.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (3 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »