Дөньялар тик имин булса гына

Җырым аша йөрәк тавышымны
Җиткерәсем килә күпләргә.
Дөньялар тик имин булса гына,
Кошлар сайрар аяз күкләрдә.

Явызлыкның юлын бикләмәсәк,
Зур бәлагә башлар юлыгыр.
Дөньялар тик имин булса гына,
Яшәү рәхәт, тормыш мул булыр.

Дөньялар тик имин булса гына
Күкрәп үсәр гөлләр, игеннәр.
Якты язмыш өчен, көрәш өчен
Ярый әле бөек илем бар!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »