Гомер уза (икенче вариант)

Вакыт сынауларын узган
Якын дуслар китеп бара.
Алга таба барган саен
Сирәгәя безнең ара.

Гомер уза, гомер юлын
Бергә үткән дуслар кими.
Дусларымның берсен генә дә
Югалтасым бер дә килми.

Алар киткән саен минем
Бер кисәгем китеп бара.
Мин дип йөр(ө)гән, олы җаным
Экеренләп бетеп бара.

Гомер уза, гомер юлын
Бергә үткән дуслар кими.
Дусларымның берсен генә дә
Югалтасым бер дә килми.

Берәм-берәм китәрбез дә,
Бу юллардан үтәрбез дә.
Бер өмет бар әле барын
Очрашырбыз бер, дусларым.

Гомер уза, гомер юлын
Бергә үткән дуслар кими.
Дусларымның берсен генә дә
Югалтасым бер дә килми.

Җаннарыбыз күрешерләр,
Берсен-берсе белешерләр.
Киткән җанар безне көтәр,
Дуслык һаман дәвам итәр.

Гомер уза, гомер юлын
Бергә үткән дуслар кими.
Дусларымның берсен генә дә
Югалтасым бер дә килми.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »