Ашыкмасын гомер көзләре

Категория: көе һәм сүзләре

«Ничә яшь?» — дип зинһар сорама,
Яшь бара, беләсең, яшь бара!
Бездән дә бер килеп бу якты дөньялар
Бер кала бит инде, бер кала!

Киткәннәр үкенеч түгелләр,
Яшь әле, яшь һаман күңелләр!
Кайгылар килмәсен, бәгырне телмәсен,
Без әле яшисе дөньяда!

Ашыкмасын гомер көзләре,
Без әле җәйләрнең таңында.
Туктамасын гына елларның агымы
Иң матур, иң гүзәл чагында!

Киткәннәр үкенеч түгелләр,
Яшь әле, яшь һаман күңелләр!
Яз-назын, кыш-карын, күрербез барын да,
Без әле яшисе гомердә!

Гомерне озайту юлларын
Сәбәбен табырга булышыйк!
Бер кыен, бер рәхәт, тормышны өзелмәс
Җыр итеп яшәргә тырышыйк!

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »