Кояш күптəн батса да,
Наза йөри бакчада.
Су сибə чилəк-чилəк,
Авыз эченнəн көйлəп:
«Чəчəклəрем ал булсын,
Бал кортына бал булсын.
Үзем эшлим барын да —
Əниемə ял булсын».
Сузылып яр буена,
Чəчəклəр су коена.
Зур тамчы китсə тиеп,
Куялар биеп-биеп.
Добавлено Динәкәй в СР, 08/02/2023 - 21:54
«
»