Яратам (унберенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Сиңа кадәр белмәгәнмен
Тормышның бер төсмерен.
Дөньядагы матурлыкка
Күземне ачтың минем.
Син яратырга өйрәттең
Яңа туган һәр көнне.
Бу якты, гүзәл дөньяга
Кабат тудырдың мине.

Яратудан гына тора
Хәзер минем күңелем.
Син булганга яратам мин
Тормышның бар мизгелен.

Җилләр, синең куллар булып,
Битемнән сыйпап үтә.
Кояш булып яндырырга
Бер карашың да җитә.
Син үзеңә җыйган, ахры,
Җирдәге бөтен ямьне.
Болындагы чәчәкләрдән
Аерып булмый сине.

Яратудан гына тора
Хәзер минем күңелем.
Син булганга яратам мин
Тормышның бар мизгелен.

Син булганга яратам мин
Яңгырын да, карын да.
Болыт ярып кояш чыга
Син янымда барында.
Табигатьнең мең төсмерен
Барын сөюгә юра.
Җир шарын кочаклар булып,
Яныңда басып торам.

Табигатьнең мең төсмерен
Барын сөюгә юра.
Җир шарын кочаклар булып,
Яныңда басып торам.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »