Эх, гомер дигәннәре

Категория: көе сүзләре

Гомернең борма юллары
Сулардай ага икән.
Акса аксын — туктамасын,
Яшәргә язган икән.

Эх, бу гомер дигәннәре,
Арбасы да чанасы.
Ныграк итеп тотынасы,
Чабасы да чабасы.

Йөрәк чаба тулпар аттай,
Ашкына ул каядыр.
Йөгәнеңне кыс, йөрәгем,
Кызулама, бул сабыр.

Эх, бу гомер дигәннәре,
Арбасы да чанасы.
Ныграк итеп тотынасы,
Чабасы да чабасы.

Гомер юлы озын булсын,
Язсын әле чабарга.
Өйрәнелгән инде хәзер
Бар булса да чабарга.

Эх, бу гомер дигәннәре,
Арбасы да чанасы.
Ныграк итеп тотынасы,
Чабасы да чабасы.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »