Яратканым

Бер сүзем бар сиңа әйтеләсе,
Бер уем бар сиңа җиткерәсе,
Газиз кешем, синең белән бергә
Шатлык бар бүлешәсе.
Бүләгем бар сиңа биреләсе,
Күрешәсе иде күрешәсе.
Газиз кешем, синең белән бергә
Шатлык бар бүлешәсе.

Үткәндәге кебек җылы итеп
Сөйләшәсе иде сөйләшәсе,
Икебез генә калып икебез
Серләшәсе иде серләшәсе.
Үткәндәге кебек җылы итеп
Сөйләшәсе иде сөйләшәсе,
Икебез генә калып, икебез,
Гөрләшәсе иде гөрләшәсе.

Җырларым бар сиңа җырланасы,
Бар хикәям сиңа сөйләнәсе,
Яратканым, сиңа, бары сиңа
Гыйшкым бар белгертәсе.
Ашым калды сиңа өлгертәсе,
Күрешәсе иде күрешәсе,
Яратканым, сиңа, бары сиңа
Гыйшкым бар белгертәсе.

Үткәндәге кебек җылы итеп
Сөйләшәсе иде сөйләшәсе,
Икебез генә калып икебез
Серләшәсе иде серләшәсе.
Үткәндәге кебек җылы итеп
Сөйләшәсе иде сөйләшәсе,
Икебез генә калып, икебез,
Гөрләшәсе иде гөрләшәсе.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »