Казакъ кызы сөйгәнем

Ватаным, Татарстан,
Ямьле синең кырларың;
Белмим нигә, Казагыстан,
Колагымда чыңлый җырларың?

Гашыйк дала кызына,
Ай, йөрәгем тузына.
Кара кашым, гүзәлем,
Өзгәләнә үзәгем
Исемә төшкән саен.

Ай, киң казакъ даласы,
Даласында матур баласы.
Бетәр иде күңел ярасы,
Тагын анда ничек барасы?

Гашыйк дала кызына,
Ай, йөрәгем тузына.
Кара кашым, гүзәлем,
Өзгәләнә үзәгем
Исемә төшкән саен.

Казакъ кызы сөйгәнем,
Башканы һич сөймәмен.
Карлыган күзем, кыйгач кашым,
Синен белән хәсрәт күрмәмен.

Гашыйк дала кызына,
Ай, йөрәгем тузына.
Кара кашым, гүзәлем,
Өзгәләнә үзәгем
Исемә төшкән саен.

Көт, матур кыз, килермен,
Тургайлар белән бергә.
Җирдә дуслар, күктә кошлар
Тату тормыш теләрләр безгә.

Гашыйк дала кызына,
Ай, йөрәгем тузына.
Кара кашым, гүзәлем,
Өзгәләнә үзәгем
Исемә төшкән саен.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.2 (13 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »