Уфа — Чиләбе

Биючеләр бииләр,
Көе килми димиләр.

Уфа — Чиләбе,
Пешә кура җиләге.

Бииләр, бииләр,
Көе килми димиләр.

Уфа — Чиләбе,
Яна микән йөрәге?

Бас-бас эзенә,
Күз тимәсен үзеңә.

Уфа — Чиләбе,
Кабул булсын теләге!

Яшел чирәм үсеп бара
Аяк баскан эзеңә.

Уфа — Чиләбе,
Пешә кура җиләге.

Әтнәдән килгән егет,
Ефәк күлмәген киеп.

Уфа — Чиләбе,
Яна микән йөрәге?

Ары китеп, бире килеп,
Нишләп йөрисең биеп?

Уфа — Чиләбе,
Кабул булсын теләге!

Биюченең итәге
Бии-бии кыскара.

Уфа — Чиләбе,
Пешә кура җиләге.

Биючегә сүз әйтмәгез,
Бии-бии остара.

Уфа — Чиләбе,
Яна микән йөрәге?

Голосов пока нет
« »