1) Санадыңмы, санадыңмы, Хадичә.
Көтеп-көтеп арып беттем,
Нигә килмәдең кичә?
Наза-наза, наза гөлләре белән,
Бәхетлеләр өйләрендә,
Сөйгән ярлары белән.
Наза-наза, наза кара пәлтәле.
Сөясеңме, сөймисеңме,
Әй, дускаем, әйт әле.
Припев:
Наза-наза, наза, наза көя төнбоек,
Сөйгән ярым монда түгел,
Шуңа күңелем боек.
2) Кызыгызны, кызыгызны тыймагыз.
Егет белән уйнамаса,
Чыбык белән кыйнагыз.
Наза-наза, наза гөлләре белән,
Бәхетлеләр өйләрендә,
Сөйгән ярлары белән.
Наза-наза, наза кара пәлтәле.
Сөясеңме, сөймисеңме,
Әй, дускаем, әйт әле.
Припев:
Наза-наза, наза, наза көя төнбоек,
Сөйгән ярым монда түгел,
Шуңа күңелем боек.
3) Хатлар язсаң, җираҗ почмакларына
Бүтән ярларың булмаса,
Керәм кочакларыңа.
Наза-наза, наза гөлләре белән,
Бәхетлеләр өйләрендә,
Сөйгән ярлары белән.
Наза-наза, наза кара пәлтәле.
Сөясеңме, сөймисеңме,
Әй, дускаем, әйт әле.
Припев:
Наза-наза, наза, наза көя төнбоек,
Сөйгән ярым монда түгел,
Шуңа күңелем боек.
4) Чәчләремне, чәчләремне тарата,
Әй, матурым, канфит бирәм,
Абыең кемне ярата?
Наза-наза, наза гөлләре белән,
Бәхетлеләр өйләрендә,
Сөйгән ярлары белән.
Наза-наза, наза кара пәлтәле.
Сөясеңме, сөймисеңме,
Әй, дускаем, әйт әле.
Припев:
Наза-наза, наза, наза көя төнбоек,
Сөйгән ярым монда түгел,
Шуңа күңелем боек.
5) Яңгыр ява, яңгыр ява сибәләп.
Сөйгән ярың тәмле булгач,
Үзең генә чүгәлә.
Наза-наза, наза гөлләре белән,
Бәхетлеләр өйләрендә,
Сөйгән ярлары белән.
Наза-наза, наза кара пәлтәле.
Сөясеңме, сөймисеңме,
Әй, дускаем, әйт әле.
Припев:
Наза-наза, наза, наза көя төнбоек,
Сөйгән ярым монда түгел,
Шуңа күңелем боек.
Наза-наза, наза гөлләре белән,
Бәхетлеләр өйләрендә,
Сөйгән ярлары белән.