Добавлено Almaz в СР, 22/03/2023 - 23:45
Туган йортның ачык тәрәзәсе
Ишеттерде миңа бер көйне.
Урап-урап Яшьлек урамнарын,
Җырың кайтты миңа беркөнне.
Су буйларын иңләп йөрде җырың,
Чакырды ул яшьлек таңына…
Көйләреңнән еракларга киттем,
Җырың тапты килеп тагын да!
Җыр хакына мин барырга әзер,
Исемеңне сорап еллардан.
Кайда барсам, җырың эзләп таба, —
Юк котылу синең моңнардан!
Котылу юк синең моңнардан!
1984
Бу җыр Фәнүнә Сиражетдинова репертуарында бар « »