Ялгыз җилкән (икенче вариант)

Категория: Авторлары

Йолдыз бүләк итмим, чөнки буем җитми,
Бүләк итәм сиңа чын сөю.
Әгәр булсак бергә, кайгың булмас бер дә,
Урап узар яну һәм көю.

Дуслар бирсә сәлам, сиздермичә алам,
Охшап бетмәс дип үзеңә.
Карашыңнан сизәм, мин күптәннән сизгән:
Көнләшүең чыккан йөзеңә.

Әгәр булсаң җилкән, мин кем булыйм икән?
Булыйм микән әллә җил-давыл?
Юк, мин давыл булмам, җиңалмассың, алмам,
Давылда җилкәнгә бик авыр.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »