Язлар көтеп яшим

Категория: көе һәм сүзләре

Күңелемнең ташып тулган мәле,
Кар-бураннар юлга ятканда.
Төне буе ишек-тәрзәләрне
Ачы җилләр килеп какканда.

Ә мин һаман язлар көтеп яшим,
Минем язлар синсез үтсә дә.
Тагын бер яз, тагын бер яз яшьним,
Йөрәк ярсып-ярсып китсә дә.

Күңелемнең ташып тулган мәле,
Җылы яктан кошлар кайтканда.
Кошлар җырын отып алам әле,
Сызылып алсу таңнар атканда.

Ә мин һаман язлар көтеп яшим,
Минем язлар синсез үтсә дә.
Тагын бер яз, тагын бер яз яшьним,
Йөрәк ярсып-ярсып китсә дә.
Ә мин һаман язлар көтеп яшим,
Минем язлар синсез үтсә дә.
Тагын бер яз, тагын бер яз яшьним,
Шул яз үткәч дөнья бетсә дә.

Күңелемнең ташып тулган мәле,
Көзләр сары юрган япканда.
Күңлем тула дөнья бетәр төсле,
Офыкларга кояш батканда.

Ә мин һаман язлар көтеп яшим,
Ничә язлар синсез үтсә дә.
Тагын бер яз, тагын бер яз яшьним,
Йөрәк ярсып-ярсып китсә дә.
Ә мин һаман язлар көтеп яшим,
Минем язлар синсез үтсә дә.
Тагын бер яз, тагын бер яз яшьним,
Шул яз үткәч дөнья бетсә дә.

Кабат чәчәк атыйм я мин, я син,
Язлар үтмәс, дөнья бетсә дә…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »