Алыштырмам кичүләрдә атларны

Категория: көе һәм сүзләре

Яз кояшы карый җиргә тыйнак кына,
Кар көртләрен үтә сыйпап кына.
Бүген күрдем кышның күз яшьләрен,
Кыр казлары китте эзләп үз-ишләрен.

Сизми калдым яз узганын, яз тиз узды,
Ташу акты, җирне ертып, карлы-бозлы.
Мин хушлашам кышның соңгы кары белән,
Яңа елда яңа карлар явар, беләм.

Бал кортлары үбә чәчкәләрне,
Болыннарга әллә энҗе чәчкәннәрме.
Арыш кыры буйлап, йөг(е)реп, дулкын чаба,
Тагын бер җәй акрын гына узып бара.

Сизми калдым җәй узганын, җәй тиз узды,
Кай арада тузганаклар җилдә тузды.
Мин хушлашам җәйге матур көннәр белән,
Яңа җәйдә яңа көннәр туар, беләм.
Мин хушлашам җәйге матур көннәр белән,
Яңа җәйдә яңа көннәр туар, беләм.

Көн авышкач, кояш китә тауның артларына,
Көз үтәргә калды бары ике-өч атна гына.
Усал җилләр куа җирдә күксел яфракларны,
Ике-өч атна сагынырга шул чакларны.

Җил искәндәй кебек булды, чәчләр тузды.
Сизми калдым — әллә шулай яшьлек узды?
Һич туктатып булмый икән вакытларны,
Алыштырмам кичүләрдә мин атларны.
Җил искәндәй кебек булды, чәчләр тузды.
Сизми калдым — әллә шулай яшьлек узды?
Һич туктатып булмый икән вакытларны,
Алыштырмам кичүләрдә мин атларны.

Һич туктатып булмый икән вакытларны,
Алыштырмам кичүләрдә мин атларны…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »