Салкын

Категория: Авторлары

Нигә миңа шулай салкын икән,
Урамда бит әле кыш түгел.
Ялгыз гына яткан төннәремдә
Төшләрем дә минем төш түгел.

Салкын, салкын, салкын миңа, салкын,
Көтәм җылы җилләр искәнен.
Ялкын, ялкын, ялкын җитми, ялкын,
Көтәм учак дөрләп киткәнен.

Нигә әле болай юксынам мин,
Ялгызлык бит миңа хас түгел.
Күзем йомган саен бер сын күрәм,
Юк, син түгел, ул сын син түгел.

Салкын, салкын, салкын миңа, салкын,
Көтәм җылы җилләр искәнен.
Ялкын, ялкын, ялкын җитми, ялкын,
Көтәм учак дөрләп киткәнен.

Бары синең җылың җитми миңа,
Синең җылың, синең учагың.
Бары синең җылың җитми миңа,
Синең назлы җылы кочагың.

Салкын, салкын, салкын миңа, салкын,
Көтәм җылы җилләр искәнен.
Ялкын, ялкын, ялкын җитми, ялкын,
Көтәм учак дөрләп киткәнен.

Көтәм, көтәм учак дөрләп киткәнен…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »