Китмә (дүртенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Безнең сукмаклардан ялгыз гына барам,
Синең эзләреңә, җаным, буран-карлар салган.
Карлы гарасаттан чалымыңны эзлим,
Бураннарны айкый, сиңа әйтер сүзем.

Китмә!.. Иш(е)тәсеңме, китмә!..
Авыр безгә болай да, салма яңа яра!
Китәсеңме?.. китмә, ялгызлыкка илтмә!
Ялгыз таулар текә, китмә миннән, китмә!..
Зинһар, миннән китмә, мине ялгыз итмә!
Сине ялгыз итмә, ишет мине, китмә!

Кышның бураннар, язның ташулары,
Баса алмас хистән йөрәк ярсулары.
Синсез йөрәк ятим, яшәү ямен тапмыйм,
Сагышлы җыр кебек, өзелеп кабатлыйм:

Китмә!.. Иш(е)тәсеңме, китмә!..
Авыр безгә болай да, салма яңа яра!
Китәсеңме?.. китмә, ялгызлыкка илтмә!
Ялгыз таулар текә, китмә миннән, китмә!..

Безнең сукмаклардан ялгыз гына барам,
Синең эзләреңә, җаным, буран-карлар салган.
Карлы гарасаттан чалымыңны эзлим,
Бураннарны айкый, сиңа әйтер сүзем.

Китмә!.. Иш(е)тәсеңме, китмә!..
Авыр безгә болай да, салма яңа яра!
Ишетәсеңме, китмә, ялгызлыкка илтмә!
Ялгыз таулар текә, китмә миннән, китмә!..
Китмә, миннән китмә, мине ялгыз итмә!
Сине ялгыз итмә, ишет мине, китмә!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »