Нишлим

Сине өзелеп сөюемне
Ничек аңлатыйм икән?
Йокыларыңнан уятып,
Таң булып атыйм микән?

Әллә шатлык яше булып
Күзләреңнән тамыйммы?
Сандугач булып сайрыйммы,
Гөлләр булып карыйммы?

Җырлар булып, моңнар булып
Күңеленә тулыйммы?
Әллә үзем генә булып.
Гел яныңда торыйммы?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.2 (13 голосов)
« »